ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2022 ел
җомга
Ничек итеп бу юлларга эчеп чыгалар икән, дип шаккатасың инде. Машина күп, аз гына саксыз булдыңмы, фаҗига чыгуын көт тә тор. Әмма кайберәүләргә чикләүләр кагылмый, ничек те лиләр – шулай йөриләр.
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе 2022 елның 1 мартыннан транспорт чарасының юл хәрәкәтендә катнашуга кертүне раслаучы диагностик карта билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелмәгән транспорт чарасы белән идарә иткән өчен җаваплылык кертелүе турында хәбәр итә.
Безнең һәм республиканың башка районнары ишегалларының адресларын tatar dvor сайтында "документлар" бүлегендә карый аласыз. Әгәр программа буенча ниндидер сорау яки конкрет үз ишегалды буенча теләк-тәкъдимнәр бирергә телисез икән тәүлек буе эшли торган кайнар линия 8 (800) 27-520 телефонына шалтырата яки @dvor.tatar. Instagram-аккаунтка яза аласыз.
Акъегет авыл җирлегенең хисап сессиясе быел чират буенча Юынчыда узды. Авыручылар саны арту сәбәпле, биредә дә җирле депутатлар һәм ра йон башлыгы урынбасары Николай Бызин катнашында гына үтте һәм ул «Яшел Үзән» инстаграмы аша турыдан-туры трансляция ләнде. Язманы безнең аккаунтка кереп карый аласыз.

3
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе
Мәскәүнең ушу сараенда, башкаланың спорт департаменты, Россиянең ушу федерациясе, Елена һәм Геннадий Тимченконың хәйрия фонды ярдәмендә "Ушуның Мәскәү йолдызлары" VII Халыкара турниры узды.
Олимпиада 1-9нчы сыйныфлылар өчен. Татарстан укучыларын финанс белеме буенча Бөтенроссия онлайн-олимпиадасында катнашырга чакыралар.
Тракторчыны тоткарлау өчен, полиция хезмәткәрләренә көпчәкләргә атарга туры килә.
Ростуризм Россиягә каршы санкцияләр керткән илләрдән баш тартырга киңәш итә. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
6 мартта Зөя утрау-шәһәрендә Масленица бәйрәме узачак. Программада Масленица йөреше, традицион җырлар һәм әйлән-бәйлән, чуар ярминкә, һөнәрчелек һәм кулинария остаханәләре, Кыш карачкысын яндыру планлаштырылган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына музей-тыюлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

2
март, 2022 ел
чәршәмбе
Бу атнада Яшел Үзән районында явым-төшемсез, томанлы көн көтелә. Әмма шимбә, 5 мартта, һава торышы шактый начарланачак, һәм республикага кабат кар, юеш кар һәм буран киләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International