ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2022 ел
җомга
Олы яшьтә һәр имгәнү һәм җәрәхәтләнүнең эзсез генә узмавы бөтенебезгә мәгълүм. Ә кичәге видео буенча фикер йөртсәң, шундый хәлдән соң кешенең исән калуы үзе бер могҗиза кебек.

10
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе
«Сәламәтлек» Спартакиадасы Яшел Үзән шәһәре һәм районы тарихында беренче мәртәбә «Маяк» спорт комплексы тер ри ториясендә узды.
Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре салмыш килеш автомобиль руле артына утырып чыгучыларны булдырмау буенча даими рейдлар уздырып тора.
Олы Шырдан авылы җирлегенә барганчы ук, анда юл мәсьәләсендә, бигрәк тә кыш көне кыенрак булачагын, клубка хәтле машина белән барып булмаячагын кисәтеп куйганнар иде анысы. Бәхеткә, баш мөхәрриребез Илсөя Мансуровна белән гаҗәпләнүебезнең чиге булмады дисәң дә була, юл тирән карт көртләреннән клубка кадәр ачылган булып чыкты.
Мылтык тотып дошманга каршы атакага күтәрелмәде, ут эчендә үлем белән йөзгә-йөз очрашмады алар – сугыш чыкканда балалар гына иде бит әле.
Рус Әҗәле авыл җирлегендә халык җыеннары ел да Карашәм клубында уза. Биредә яңа бина төзелер дип инде ничә еллар өметләнәбез, халык та зарыгып көтә. Чөнки мондый клублар районыбызда берничә генә калды.

9
февраль, 2022 ел
чәршәмбе
1 февральдә Яшел Үзәндәге йортларның берсендә, корсагы җәрәхәтләнүдән үлү билгеләре булган 36 яшьлек ир-атның мәетен тапканнар. Бу хәл факты буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итәләр ТР Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә.
Яшел Үзән ветеринария берләшмәсе хайваннарда тилчә (ящур) авыруы таралу турында кисәтә
Юллар хаталарны гафу да, кабул да итми. Юл-транспорт фаҗигасе чыгармас, яки аларга очрамас өчен артыгы белән игътибарлы булырга кирәк.
Иҗат үзәгендә гади автомодельләр буенча республика ярышлары узды. Анда республиканың 7 муниципаль районыннан 44 спортчы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International