ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2017 ел
чәршәмбе

Машина, җир һәм ай саен 15 мең сум акча! “Ана капита­лы”на алмаш уйлап тапканнар. Яңалык тәкъдим итүче­ләр әйтүенчә, бала үстерүче гаиләләргә ярдәм чараларын арттырырга кирәк. Ә “Ана капиталы” искереп бетте дигәннәр. Яңалыкны тормышка ашыру өчен федераль казнада акча җитәме?

Яшел Үзән мәшгульлек үзәге хәбәр итә: традиция буенча җәен укучы балаларны эшкә урнаштыру мөмкинлеге бар.

Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр, ди татар мәкале. Туган телне кадерләү ул – тупланган хәзинәне сандык төбенә салып кую түгел, телебездә һәрдаим сөйләшү-аралашу, аны камил белү, үзең генә белеп калмыйча, киләчәк буынга – балаларыбызга да җиткерү.

Урамда да яз, күңелдә дә. Кояш та көлә, тамчы тама, карлар эри. Быелгы карлы кыштан соң без язны куркыбрак каршы алдык. Язгы ташулар, су басулар әлеге чорга хас әйберләр. Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү максатыннан чыгып, узган атнада муниципаль районның гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиянең күчмә утырышы Норлатта узды.

22 мартта 13 сәгать 30 минутта «Татарстан 24» каналында ЯҮМР башлыгы Александр Тыгин «Төп яңалыклар» тапшыруында катнашачак.


17
март, 2017 ел
җомга

Район һәм шәһәр туристлар өчен кызыклымы, ни өчен ял көннәрендә туристлар  Яшел Үзән аркылы мари урманнарына юл тота.


16
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 24 мартында Россия Федерациясендә  чираттагы тапкыр Россия юристлары ассоциациясе бөтенроссия иҗтимагый оешмасы  белдергән Бөтенроссия  бушлай юридик хезмәтләр күрсәтү көне уздырыла. Татарстан Республикасында  бу көнне 56 пунктта эш көне дәвамында 8дән 16 сәгатькә кадәр бушлай юридик  ярдәм күрсәтеләчәк.


14
март, 2017 ел
сишәмбе

Бакырчы авылы клубында 8 мартта сыер савучы булып эшләгән апалар белән җылы очрашу булды.

Китапханәбездә менә инде өченче ел «Очрашу» клубы эшләп килә. Бу клубка өлкән яшьтәге апалар йөри. «Әле дә ярый китапханә бар», – ди алар.

Мәктәбебездә бик күп чаралар үткәрелә. Шулай ук спортка аеруча игътибар бирелә. Күптән түгел генә әтиләребезне дә чакырып бәйрәм ясарга уйладык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International