ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Әфган сугышы рәсми төстә 1979 елның 25 декабреннән 1989 елның 15 февраленә кадәр – 2238 көн барды. Шулай ук, рәсми чыганакларга караганда, Әфган җирлегеннән чыккан соңгы совет солдаты булып, генерал-лейтенант Борис Громов санала. Ә чынлыкта, берничә мең совет пограничниклары һәм спецназ сугышчылары әле 1989 елның апреленә кадәр анда була.

Киләчәк буыныбызның тулы канлы һәм милләт җанлы булып җитлегүе өчен ата-аналар да, әби-бабайлар да бик актив катнаша. 26нчы “Дюймовочка” балалар бакчасында татар гаиләләрендә тәрбияләнүче балалар һәм әти-әниләр, әби-бабайлар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Клара Мәрдан кызы Филиппова белән очрашуга җыелды.

Ун ел дәвам иткән әфган сугышы тәмамлануга быел егерме сигез ел булды. Ел саен шушы көнне исән-имин ,үзләренең интернациональ бурычларын үтәп кайткан авылдашларыбызны чакырып, яшь буыннарга да үрнәк итеп күрсәтү, аларга ошап батыр, туган илне яратучы кешеләр итеп тәрбияләү максатыннан да очрашулар уздырыла.

Узган елда Яр Чаллы Прокуратурасы тыелган мәгълүмат билгеләре булган 17 интернет битнең эшчәнлеген туктатуны сорап, судка мөрәҗәгать иткән. Аларның күбесе экстремизм, ялган документлар ясау билгеләрен чагылдырган. Бу хакта "Интернет куркынычларыннан балаларны саклыйк" дигән темага багышланган "түгәрәк өстәл"дә Татарстан прокуратурасының Балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы закон үтәлешен тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Азат Хөсәенов хәбәр итте.

Лейкемия – кан тамырлары системасын зарарлаучы  дәвалауга бирешми торган  авыру. Аны дәвалау бик кыйммәткә төшә  һәм һәрвакытта да нәтиҗәләр бирми. Сыйфат сертификаты булмаган  арзан сөт сатып алып, гомерегезне куркыныч астына куймагыз.


14
февраль, 2017 ел
сишәмбе

Кичә Яшел Үзән муниципаль районының егерменче һәм Яшел Үзән шәһәр Советының егерме беренче сессиясенең өченче чакырылыш утырышы булды.

2017 елның 2 мартында ТР Бала хокуклары буенча вәкаләтле  вәкил Гүзәл Удачина ТР Дәүләт Советы  рәисе  урынбасары Татьяна Ларионова һәм балигъ булмаганнарның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе  Илсөяр Гарифуллина белән берлектә Яшел Үзән районына эш визиты белән килә.


9
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Рәйханә Зәйнуллинаның яңа гына табадан төшкән «Мин көзләргә гашыйк»  китабын укып,  авылдашларыбызга тәкъдир итү кичәсе үткәннән соң,   туган кичерешләремне  ак  кәгазь  битләренә тезеп, сезгә җиткерәсем килде.

Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан идарәсенә карабодайның бәясе һаман югары булудан зарланган мөрәҗәгатьләр килеп тора.

Закон товар сатып алганда һәм хезмәтләр күрсәтелгәндә кулланучылар белән эшмәкәрләр арасында сыйфатка, иминлеккә бәйле килеп туган мөнәсәбәтләрне көйләү, кулланучылар хокукларын билгеләү, кулланучыларны агарту, аларның мәнфәгатьләрен яклау, хокукларны гамәлгә ашырганда  механизмны билгеләү өчен чыгарылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International