ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2017 ел
шимбә

Дөньяда иң – иң матур тел.

Тормышның алга таба агышын туктатып булмаганына инанганга һәм матур киләчәк өчен хезмәт итүгә ышанган хәлдә, кайгы-хәсрәтләрем бик тә авыр булса да, балалар бакчаларындагы график буенча бара торган ата-ана җыелышларын уздырып барабыз.

Яшел Үзән төбәгендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан планлаштырылган барлык чаралар  Сириядә һәлак булган якташыбыз Марат Әхмәтшин истәлегенә уздырыла.

Хәзер юлларда автомобильләр бик күп, шуңа күрә бик игътибарлы булырга, юл кагыйдәләрен белү белән генә түгел, ә практикада куллана да белергә кирәк. «Лихач» булсаң штраф түләүдән башың чыкмаска мөмкин.

Кеше тормышында дулкынланырлык, истә кала торган вакыйгалар бихисап. Тору урыныңны алыштырып, яңа торакка күченү дә шундый истәлекле мизгелләрнең берсе. Гомере буе Норлат авылында яшәүче сигез гаилә шушы көннәрдә Карамалы Тау бистәсе халкы булып куйды.


16
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Кама мәктәпләренең берсендә белем алучы тугызынчы сыйныф укучысы пневматик пистолеттан сыйныфташының күзенә аткан, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама буенча матбугат хезмәтендә.

Яшел Үзәннең Төзүчеләр проспекты торак комплексында хезмәтне сак­лау буенча координацион советның күчмә утырышы булды. Ул төзелеш эшләре барышында бәхетсезлек очракларын кисәтү  максатыннан үткәрелде.

Архитектура, төзелеш, торак-коммуналь  хуҗалык өлкәсендәге казанышлары  һәм күп еллар буе  намус белән  эшләве өчен «Каздорстрой» ачык акционерлык  җәмгыятенең  үсеш буенча директоры Гарипов  Равил Касыйм  улына Россия Федерациясе Президенты указы  нигезендә «Россия Федерациясенең атказанган  төзүчесе» дигән мактаулы  исем бирелде.

Кибеткә сатучы булып эшкә урнашам. Миннән медицина кенәгәсе таләп итәләр. Ә аның бәясе 3 мең тирәсе. Кыйммәт... сатучыга нәрсәгә инде ул?

Яшел Үзәндә узган турнир – Европа чемпионатына Россия милли командасын сайлап алу этабы иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International