ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2017 ел
шимбә

Татарстан Мәдәният министрлыгының ел йомгакларына багышланган коллегия утырышы узды.

ТР Транспорт  һәм юл хуҗалыгы  министрлыгының киңәйтелгән утырышында Горький исемендәге заводның генераль директоры Ренат Мистахов катнашты.

Республикада «Халык контроле» ГИС дигән географик мәгълүмати система эшләп килә. Яшел үзәнлеләр формаль булмаган эш белән тәэмин ителү һәм рәсми булмаган эш хакын бирү-бирмәү турында әлеге система аша мәгълүмат җиткерә ала.

Шәһәр прокуратурасында узып киткән 2016 елда муниципаль һәм дәүләт закупкалары федераль законнары үтәлеше буенча күзәтчелек эшчәнлегенә  йомгак  ясалган.


31
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

Халыкка китапханә-мәгълүмати хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен тагын да яхшырту максатыннан шәһәр китапханәләренең эш режимы үзгәрде.


29
гыйнвар, 2017 ел
якшәмбе

«Форд» автомобиле кардиограф, кислород ингаляторы, реанимация җиһазлары белән тәэмин ителгән. Кирәкле документацияләрне рәсмиләштереп бетергәннән соң, ул линиягә чыгачак һәм халыкка хезмәт күрсәтәчәк.

Әле узган ел гына Олы Ачасырда ачылган хоккей тартмачыгы яшьләрнең генә түгел, ә урта буын авыл кешесенең дә яраткан урынына әйләнде. Биредә көнозын кеше өзелми, аеруча ял көннәрендә яшьләр рәхәтләнеп хоккей уйный, тимераякта шуа.

Быел Зөягә килүче туристлар саны, узган елдагы Яңа ел бәйрәмнәре белән чагыштырганда, 295 процент тәшкил итте. 2016 елның 1-8 гыйнвар көннәрендә Зөядә – 11,6 мең, быел исә 34,3 мең кеше кунак булган.

Яшел Үзән А.М.Горький исемендәге мәдәни үзәк китапханәсендә җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, шагыйрь һәм прозаик Рәзил Исмәгыйль улы Вәлиевнең 70 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе булды. Узган гасырның 90нчы елларында безнең округтан депутат булып сайланган әдип ул вакытларны күңелендә йөрткән җылы хатирәләр итеп искә алды.

Яшел Үзән полицейскийлары оператив-эзләнү чаралары алып барган вакытта  К.Маркс урамында  20 яшьлек егетне тоткарлаган. Егетнең мобиль телефонында наркотик сак­ланган тайникның адресы күрсәтелгән булган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International