ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2016 ел
шимбә

2016 елның 1 июленнән автомобилистларга барлык ОСАГО полисларын, шул исәптән гамәлдәгеләрен дә, алыштырырга туры киләчәк.

18 февральдә Яшел Үзән сәнәгатендә тагын бер истәлекле вакыйга булды. А.М.Горький исемендәге заводта чираттагы патруль корабленә нигез салынды. Ул Санкт-Петербургта проектланып,  Яшел Үзәндә төзелүче 22160 сериясендәге өченче корабль.

2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы  бүлекчәләренең шәһәр отрядлары арасында  Яшел Үзәннең 8нче янгын сагы отряды иң яхшысы дип танылды.


25
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Газета укучылар безгә еш кына караңгы вакытта җәяүлеләр киемнәренә тагыла торган ут кайтаргыч элементларны, браслетларны кайдан сатып алырга кирәк икән дип мөрәҗәгать итә. Шушы темага кагылышлы сорауларны без Яшел Үзән ЮХИДИ инспекторы Юлия Леонтьевага бирдек.

Шәһәрләребез торак йортлар белән шулкадәр тыгызланып тулды ки, сулар һава да җитми башлады кебек.  Күрше  йортта нәрсә белән шөгыльләнүләрен  беләсең килсә, тәрәзәңнән дә күз салу җитә хәзер. Шулай булса да, күпчелекнең үз фатиры юк. Тәкъдим итеп торсалар да, сатып алу өчен акчасы җитми. Менә шуны күздә тотып, хөкүмәт «Россия гаиләсенә – торак» программасын эшләтеп җибәрде.

Аллаһ Тәгалә  кеше гомерләрен  төрле-төрле итеп яраткан. Җиңеллек белән дә, авырлык белән дә яшәүчеләр бар. Туган авылыбыз зур Өтәктә  коточкыч фаҗига булды: 85 яшьлек  Борһанетдин кызы  Суфия апабызның  өе янып,  үзе дә янгында калып үлде.

Быел, әби-бабаларыбызның, әти-әниләребезнең җелегенә төшкән нәрсә –  авыл хуҗалыгы санын исәпкә алу көтелә. Узган гасырда яшәүчеләр хәтерлидер, гаилә башлыклары, газиз балалары авызыннан тартып алып хөкүмәт кесәсенә бар булганын чыгарып бирмәс өчен, төрле юллар белән мал исәбен әзрәк күрсәтергә тырыша иде.

ЛПХ... Авыл җирендә бу өч хәрефле сүзне еш ишетергә туры килә. Шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү буенча шәхси эшмәкәр булып саналырга кирәкми. Ә бары җир участогын теркәтү дә  җитә.

Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре әле кайчан гына гыйбадәтханәләр төзеп республиканы шаккаттырганнар  иде, ә хәзер, музей ачып, тарихны онытмау­ларын исбатлады.

Кичә Яшел Үзән машина төзелеше һәм  информацион технологияләр институтына ТР Халыкны эш белән тәэмин итү һәм  социаль яклау министрлыгының  матбугат хезмәткәрләре килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International