Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы эшләр идарәсенең элеккеге башлыгы Ләззәт Хәйдәров Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесенең урынбасары итеп билгеләнде, дип хәбәр итә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Бүген кичке унда Идел елгасы аша боз кичүе ябыла.
Олы Ачасырда хәрби-патриотик тәрбия айлыгы бара. Бәйрәм уңаеннан традицион әтиләр конференциясен үткәргәннәр. Гаилә башлыкларының активлыгы сөендерә, әлбәттә. Балалар үз куллары белән ясаган бүләкләр тапшырган.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 25 февральдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты Татарстан Республикасы ГХАТ бүлегендә чираттагы паспортлар тапшыру тантанасы Ватанны саклаучылар көне унаеннан булып узды.
Бу көннәрдә республикада һәр сыердан тәүлеккә уртача 13,2 килограмм сөт савып алалар. Бу – узган елның шушы чорына караганда 0,6 килограммга артыграк.
Яшел Үзән ведомстводан тыш сак хезмәте хезмәткәрләре Осиновоның Карпов исемендәге лицеенда өйрәнүләр уздырды.
Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, гыйнвар аенда машина йөртүчеләрнең чиреге үзләренең юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штраф суммасының яртысын гына түләгән. Болай экономия ясау мөмкинлеге быелгы ел башыннан бирелгән иде.
Хәзерге вакытта грипп һәм ОРВИ эпидемиясе котыра. Алардан сакланам, дип өйдә дә утырып булмый, ә даруханәләрдә хәтта иң гади саклану чарасы булып торган маскага да кытлык. Бу авырулар әйләнеп узсын өчен кешеләр нинди чаралар куллана икән? Әлеге сорауга җавап алу максатыннан берничә кеше белән аралаштык.
Республика фармацевтик базарының эш йомгаклары киңәшмәсендә ТР даруларга бәяләрнең соңгы айларда 8% үсүен таныдылар. Татарстанлыларны даруханәләргә йөрүнең бик нык кесәгә сугуы борчый. Иң кирәкле препаратларга да бәяләр кинәт кенә югары сикергән.