ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 15 гыйнварыннан, суд пристав-башкаручысына бурычлының транспорт чарасы белән куллануын вакытлыча чикләүенә рөхсәт бирүче, Башкару производствосы закончалыгындагы үзгәрешләр үз көченә басты.

Һава температурасы югары күтәрелү сәбәпле Татарстанда барлык боз кичүләрен дә ябарга мәҗбүр булдылар.

Яшел Үзәннең 5нче гимназиясендә күренекле якташыбыз Афзал Шамовның якты истәлегенә багышланган “Төбәкара Шамов укулары” бәйгесенең йомгаклау этабы булды.

15 март – Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне.  Быел ул «Менюдан антибиотикларны төшереп калдырыйк» девизы астында уза. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы кисәтүенчә, әгәр дә ашыгыч чаралар күрелмәсә, антибиотиклар эпохасы бетәргә мөмкин.

2016 елның март ае - пассив февральнең капма-каршысы булачак! Март күңелле, матур вакыйгаларга бай булырга вәгъдә итә. Гомумән, бу ай уңышлы үзгәрешләр, бәхетле мизгелләр белән истә калачак.

Газета-журналларны өеңә яздырып укуың матди файда  китерергә мөмкин  хәзер. «Яшел Үзән»гә язылучылар арасында   призлар уйнатуны искә төшереп, шулай дияргә була.

Наркоконтроль хезмәткәрләре көне алдыннан Татарстан наркоконтроле идарәсе хезмәткәре Евгений Белов призына Татарстан Республикасы   чаңгы ярышлары башланды. Ярышлар бишенче ел рәттән уздырыла.  Быел «Маяк» спорткомплексында  базасында бу ярышларда 300дән артык спортчы катнашты.

Казан Кремлендә «Яңарыш» фонды попечительләр советы утырышы булды.

Шимбә көнне Яшел Үзәндә Кышны озаттык. Кыш кына китәргә уйламый бугай әле яз белән тарткалаша.


27
февраль, 2016 ел
шимбә

Яшел Үзәннең А.С.Пушкин исемен йөрткән 9нчы лицеенда чираттагы –уникенче «Онегин укулары»  фестивале булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International