ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2015 ел
дүшәмбе
Алтын йөрәкле кешеләр мәрхәмәтле эшләрен кешегә күрсәтми генә эшләргә ярата. Динебез дә уң кулың биргәнне сулы белмәсен, дип өйрәтә бит. Әмма журналист халкының уяулыгын тиз генә йомшартам димә. Эшмәкәр Аббас Хыдыровның мохтаҗ гаилә балаларын яңа уку елына киендерүен "чыбыксыз телефон"нан белдек тә, шәһәребез уртасына урнашкан элеккеге ресторан бинасындагы сәүдә үзәгенә ашыктык.

25
август, 2015 ел
сишәмбе
Мулла Иле  авылы булсын да, зур тантаналы бәйрәм уздырмасын ди. Әйе, чыннан да, Мулла Иле  авылы  үзенең 775 еллыгын искиткеч олуг бәйрәм  итеп билгеләп үтте. Бәйрәм авылдашларны,  читтә яшәүче  туганнарны, дусларны, танышларны  җыйды.

18
август, 2015 ел
сишәмбе
Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә “Яраткан йөрәктән, яхшы эшләр” логотибы белән, йөрәк формасында ясалган куб тора. Акция максаты – төзәлми торган авыру балаларга ярдәм күрсәтү – Татарстан Республикасы балалар хосписа пациентларына.

17
август, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстанда быел беренче сыйныфка укырга керергә җыенучы 39 900 баланың 8 500ләбе материаль яктан ярдәмгә мохтаҗ.
ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы уку йортларының яңа уку елына әзерлеген тикшерде. Шул максат белән Татарстанның 200дән артык шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә булды.
Кичә Яшел Үзәннең механика көллияте бинасында ресурслар үзәге ачылды.
Әлеге үзәк районыбызның эре сәнәгать тармагы өчен югары квалификацияле эшче кадрлар әзерләп чыгару белән шөгыльләнәчәк.
Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында Каспий флотилиясе өчен төзелгән “Град Свияжск” кече ракета корабле “Каспий кубогы -2015” халыкара ярышларда җиңү яулады.
Районыбыз кырларында да комбайн-трактор гөрелтесе ишетелеп тора. Бүгенге көнгә 7740 гектар мәйданда бөртекле культуралар суктырылды, бу барлык мәйданнарның , кукуруздан тыш 48 процентын тәшкил итә. 17105 тонна бөртекле суктырып алынды. Уңышның чыгышы гектарыннан – 22,1 центнер.
Бүген Яшел Үзән муниципаль районының Муса Җәлил исемендәге балалар сәламәтләндерү лагерында “Президент белән бергә” яшьләр иҗтимагый агымы тарафыннан оештырылган “Открытка” акциясе үзды. Әлеге чарада ял итүче балалар бик теләп катнашты, чөнки һәрберсе үзе ясаган рәсеме аркылы республикабызга булган җылы мөнәсәбәтен белгертте. Бу турыда газетабызның киләсе саннарның берсендә күрә алачаксыз.
Күгеш авылында Илдар чишмәсе ачылган көн, табигать көйсезлекләреннән соң, Аллаһ тарафыннан махсус җибәрелгәндәй кояшлы, хәтта эссе иде. Тантананы ачып җибәргән авыл җирлеге башлыгы Илдар Нотфуллин әйтүенчә, бу кадәр халык Сабантуенда да җыелмаган иде. Чыннан да, бик күп кунаклар, туганнар кайткан, тирә-күрше авыллар да бик күп җыелды бу көнне.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International