ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген Яшел Үзән муниципаль районының Муса Җәлил исемендәге балалар сәламәтләндерү лагерында “Президент белән бергә” яшьләр иҗтимагый агымы тарафыннан оештырылган “Открытка” акциясе үзды. Әлеге чарада ял итүче балалар бик теләп катнашты, чөнки һәрберсе үзе ясаган рәсеме аркылы республикабызга булган җылы мөнәсәбәтен белгертте. Бу турыда газетабызның киләсе саннарның берсендә күрә алачаксыз.
Күгеш авылында Илдар чишмәсе ачылган көн, табигать көйсезлекләреннән соң, Аллаһ тарафыннан махсус җибәрелгәндәй кояшлы, хәтта эссе иде. Тантананы ачып җибәргән авыл җирлеге башлыгы Илдар Нотфуллин әйтүенчә, бу кадәр халык Сабантуенда да җыелмаган иде. Чыннан да, бик күп кунаклар, туганнар кайткан, тирә-күрше авыллар да бик күп җыелды бу көнне.
2015 елның беренче яртыеллыгында татарстанлыларга барлыгы 24,9 миллион электрон хезмәт күрсәтелде. Бу – узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 76 процентка артыграк. Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталы сәхифәләрен 116,5 миллион тапкыр караганнар, сайтка керүчеләр саны исә 15 миллионнан артып китә. Иң мөһим күрсәткечләрнең берсе – электрон кабинетлар. Агымдагы елда аларның саны 33 процентка күбәйгән.
Сәламәтлеге буенча үзенчәлекле кешеләр һәм аларның якыннары өчен бушлай, кулдан килгәнчә ярдәм алу проблемасы кискен тора. Сәламәтлеге үзенчәлекле күп кенә ялгыз кешеләр кечкенә мобиль төркемнәрдән тора.
Урыс баеса – чиркәү сала, татар баеса – хатын ала, дигән әйтем бар безнең халыкта. Әлеге ышануның татарга кагылышлы өлешен тамырдан үзгәртүчеләр дә юк түгел икән бит безнең арада.
Горький исемендәге мәдәни үзәк каршында ел саен традиция буенча «Автоледи-2015» бәйгесе уздырыла. Үз-үзенә нык ышанган, батыр йөрәкле автомобиль йөртүче сигез хатын-кыз быел үз көчләрен сынап карарга булды.
«Күгәй» күмәк хуҗалыгын Наил Гаффаровтан башка күз алдына китерүе авыр. «Киләсе елга үземә – 70 яшь, яраткан комбайныма 30 ел була, бергә картаябыз», – ди ул.
Күпне күргән, күпне кичергән дәү әнием Мөнирә Әдиятуллина IV сыйныфны тәмамлаганнан соң ук кырчылыкка эшкә чыга. Туган ягыбызның гүзәллеге, матурлыгы яшь кызда куәт, эшләргә дәрт, яңа эшләргә көч бирә. 16-17 яшьлек кызларның да күңелләрендә мәхәббәт хисләре тамыр җәя.
Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында Каспий флотилиясе өчен төзелгән “Град Свияжск” кече ракета корабле “Каспий кубогы -2015” халыкара ярышларда җиңү яулады.
Агымдагы елның 10 августыннан республикада “Минем уңышларым – Татарстаным казанышлары” дип исемләнгән бәйге башланып китте. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр үзләренең шәхси уңышларын, республика казанышларын кыска күләмле хикәя – эссе рәвешендә, яисә кызыклы фотосурәт аша күрсәтә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International