ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2015 ел
җомга
Бар шундый балалар, өч ай буе ял итеп яту – алар өчен кызык түгел. Әйе, әйе, бар алар, зарыгып көтеп алынган җәйге ялларын кызганмыйча, мәктәп формасын эш киеменә алмаштыручылар.
Якташларыбыз – Олы Ачасырда туып үскән ике милләтпәрвәр Ләззәт Хәйдәров һәм Әнәс Заһидуллин Татарстанның Советлар Союзы Геройларына багышланган «Геройлар батырлыгы буыннар хәтерендә» китабы бастырып чыгарды.
1 июньнән Казан шәһәренең Болгар мәчетендә мөселман балалары өчен лагерь ачыла. Әлеге лагерь 1-10 июнь көннәрендә эшләячәк.
2015 елның 1 июненнән пенсиягә чыгучыларга пенсия кенәгәсе бирелми башлый.
Федерация Советы җомга көнне бөтен илдә хатын-кызлар өчен эш сәгатен кыскартырга тәкъдим итә.
29 майда сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү һәм гражданнарның хокукын саклау буенча халык өчен «кайнар линия» телефоны эшли.

28
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Китапханәче ул халыкны әдәбият, күпсанлы мәгълүматлар белән тәэмин итүче генә түгел, ул иҗади шәхес. Норлат авылы китапханәчесе Розалия Ибраһимова шундый, кулына каләм алып, газетабызны кызыклы язмалары белән баета. Бүген без аның чираттагы күңел җәүһәрен укучыларга тәкъдим итәбез.
26 май көнендә Васильевоның Космонавтлар урамындагы 59нчы йорт янында Яшел Үзән ЮХИДИ хезмәткәрләре журналистлар катнашында юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозуларга каршы тору максатыннан чыгып, “Тоннель” операциясе уздырды. Анда 100гә якын автомобиль тикшерелде.
Татарстанда быелның беренче дүрт аенда 18072 сабый: 9236 ир һәм 8836 кыз бала дөньяга килгән. Шушы вакыт эчендә 165 гаиләдә игезәк балалар туган.
«Бердәм Россия» политик партиясенең Норлатта узган праймеризы сайлаучылар һәм авыл җирлегенә депутатлыкка кандидатларның бик тә изге һәм кирәкле гамәле авыл янәшәсендә урнашкан ясалма куллекнең тирә-юнен чүп-чардан, корыган куаклардан чистартудан башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International