ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Балалар арасында юл-транспорт фаҗигаләре гадәттә җәйге ял чорында арта. Шуны истә тотып каникуллар алдыннан юл фаҗигаләрен кисәтү максатыннан чыгып, 19 майдан алып 19 июньгә кадәр “Игътибар – бала” профилактика чарасы уздырыла.
Мәшһүр якташыбыз , прозаик Фаил Шәфигулинның тууына 75 ел тулу уңаеннан Горький исемендәге мәдәният йортында әдәби-музыкаль кичә булды.
2014 елның 20 маенда 26 июнь – Наркотикларны куллану һәм законсыз әйләнешенә каршы халыкара көрәш көне уңаеннан Татарстан Республикасында “Наркотикларсыз тормыш “ акциясе старт алды.
Осиново авыл җирлегенең мәдәният йортында эшләп килүче “Алтын” бию коллективының оешуына әле берничә ел гына. Шушы кыска гына вакыт эчендә хореограф Шамил Сыннов алтын үкчәле бию коллективы тупларга өлгерде.
“Яшел Үзәннең Горький исемендәге суднолар төзү заводы” акционерлык җәмгыятендә зур тантана – 22100 проектлы чик сагы корабы суга төшерелде. Исеме дә җисеменә туры килә –“Поляр йолдыз”.

21
май, 2014 ел
чәршәмбе
Горкий исемендәге мәдәният үзәгендә “Бердәм Россия фракциясе" депутатлар берләшмәсенең җыелышы уздырылды.

20
май, 2014 ел
сишәмбе
Яшел Үзәннең Мирный микрорайонында су булмый

14
май, 2014 ел
чәршәмбе
Мирный бистәсендә бүгенге көндә яңа йортлар яңгырдан соң чыккан гөмбәләрне хәтерләтә: берсе артыннан берсе калкып кына тора.
9 май иртәсе күпләребез өчен шатлыклы көн булса да, Олы Ачасыр авылында шомлы иртә булды – төнлә Үзәк урамда урнашкан 48 һәм 50нче йортлар янып көл булды.
Җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә Яшел үзән Сабан туеның 7 июньдә буласы билгеле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International