ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2014 ел
җомга
Яшел Үзәннең сәләтле балалры белән район башлыклары традиция буенча уку елы ахырында очраша һәм быел да искәрмә булмады.
Кыш уртасында да лалә чәчәкләре үсеп утырган тәрәзәләргә күз салмыйча мөмкин түгел. Бәлки, моңа шаккатыр­га да кирәкмидер, чөнки йорт хуҗасы һөнәре буенча җир белгече, агроном бит.
Урман аланында учак ягып шашлык пешергән өчен хәзер икедән алып дүрт мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Шуңа өстәп тагын Яшел Үзән районында янгынга каршы аерым режимны сакламаган өчен өстәмә штраф каралган. Ә андый режим Яшел Үзән районында 16 майдан махсус карар чыкканчы дәвам итә.
Республикабызда агымдагы елның 15 мартында «IТ-чемпион» бәйгесенең старт алуы турында хәбәр иткән идек инде. Шушы вакыт эчендә 80958 мәктәп укучысы бәйгедә катнашырга теләк белдерде.
Муниципаль районның сугыш һәм хезмәт ветераннары оешмасы пленумында совет рәисе итеп Тәлгать Гыйззәтуллин сайланды, ә моңа кадәр совет рәисе булып эшләгән Валентина Перфильева, сәламәтлеге какшау һәм өлкән яшьтә булу сәбәпле, вазифаларыннан азат ителде.
Яшел Үзәннең “Авангард” стадионында “Татарстан Республикасының ирлекле сүндерү сагының иң яхшы подразделениесе” смотр-конкурсы булды.
Яшел Үзән муниципаль район башлыгы Александр Тыгин Көрәш мәктәбендә ата-аналар җыелышында катнашты.

22
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның 30 маеннан 1 июненә кадәр Казанда һәм Зөя утравында ТР Дәүләт киңәшчесе М.Шәймиев һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән “Музыка вокруг нас” бөтенроссия классик музыка яшьләр фестивале үтә.
Бүген Яшел Үзәннең “Авангард” стадионында “Татарстан Республикасының ирлекле сүндерү сагының иң яхшы подразделениесе” смотр-конкурсы бара.
Су һәм җәяүлеләр дисциплинасы буенча “Туриада-2014” спорт-туризм лагерында Идел буе федераль округы беренчелеге ярышларында Татарстаннан 40 спортчы катнаша. Алар арасында Яшел Үзәннең “Бригантина” спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр дә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International