ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2014 ел
җомга
Күрше республика башкаласында узган Сабан туе бәйрәмендә Яшел Үзән спортчылары һәм сәнгать коллективлары катнашты.
Яшел Үзән шәһәрендә халыкның ялын оештыру өчен төрле шартлар тудырыла, чаралар уздырыла.
Гоголь урамында урнашкан “Незабудка” 21нче балалар бакчасында балалар өчен өстәмә урыннар барлыкка килергә тора. Моңа кадәр балалар бакчасының икенче бинасында бер Мәскәү институтының филиалы эшли иде. Хәзер ул ябылды һәм бина да бушады.
Яшел Үзәннең М.Горький исемендәге заводта тагын бер корабка нигез салу тантанасы булды

28
май, 2014 ел
чәршәмбе
31 майда Зөя утрау-каласында яшьләрнең “Музыка вокруг нас” I Бөтенроссия классик музыка фестивале көне була.
Шушы наркотикларга каршы айлык кысасында Яшел Үзән медицина училищесы студентлары шәһәр базары янындагы мәйданда “Наркотикларга – юк!” дип аталган акция уздырып, анда агитация материалы тараткан.

27
май, 2014 ел
сишәмбе
Иртәгә, 29 майда Яшел Үзәннең М.Горький исемендәге заводы эшчеләре тагын бер корабка нигез сала. Яшел Үзәннең проект-конструкторлык бюросының 21631 проекты буенча эшләнәчәк бу кораб кече ракеталы кораблар сериясенең җиденчесе.
Горький исемендәге мәдәният үзәгендә “Йолдызлык-Созвездие” фестиваленең иң талантлы яшьләре чыгыш ясады. Яшел Үзәннең горурланырлыгы бар: менә инде ничә еллардан бирле безнең талантлы яшьләр әлеге фестивальне тотып тора, дисәң дә ярый. Алмаган призлары, яуланмаган урыннар калмады.

26
май, 2014 ел
дүшәмбе
«А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыятендә яңа корабльне җыю цехыннан суга төшерү тантанасы булды. «Океан»-22100 проекты буенча төзелгән бу корабль дөньядагы бар океанда да йөзү мөмкинлегенә ия.
Яшел Үзәндә җәйге лагерьларның кайчан эшли башлавы билгеле булды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International