ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның 1 июненнән “Гражданнар сәламәтлеген тәмәке тәэсиреннән һәм тәмәке төтененнән саклау турында” федераль закон чыгуга Яшел Үзән полициясе җәмәгать урыннарында тәмәке тартучыларга карата актив эш башлады.

15
июнь, 2014 ел
якшәмбе
Республикабызда оештырыла торган «Нечкәбил» конкурсы гүзәл затларыбыз – хатын-кызлар арасында зур популярлык казанды. Гаилә учагын саклаучылар арасында уздырыла торган проектта яшь әниләр дә, шулай ук 45 яшькәчә булган ханымнар да катнаша ала.
Район Сабан туеның Норлатта уздырылуы турында хәбәр таралгач, кайберәүләр, ара ераклыгына аптырап, канәгатьсезлеген белдергәннәр иде.
Медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләргә дип Горький исемендәге мәдәният сараена җыелды.
Яшел Үзән муниципаль район Сабан туенда тантаналы төстә алдынгы игенчеләр, терлекчеләр һәм авыл хуҗалыгының башка тармакларында эшләүчеләрне бүләкләделәр.

4
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
“Наркотиксыз тормыш” акциясе кысасында Горький исемендәге мәдәният сараенда наркотикларга каршы “Без яшәү яклы!” масштаблы чара булды.
Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясе территориясендә планетарий ачылды.

30
май, 2014 ел
җомга
Шәһәр территориясеннән 14071 мең кубометр каты көнкүреш калдыгы җыеп түгелде, – дип сөйли бу уңайдан шәһәр башкарма комитетының төзекләндерү департаменты җитәкчесе Руслан Барыев.
Шәһәрнең матурлыгын төзек һәм чиста урамнар гына түгел, ә ишегаллары да күрсәтә. Ишегаллары һәр йортның һәм анда яшәүчеләрнең көзгесе ул.
– Соңгы ике айда, ягъни апрель-майда 15 рейд уздырылып, дистәләгән санкцияләнмәгән чүплек юкка чыгарылды. Кызганычка, бу көнгә әле булса да чүптән арына алмаган җирлекләр бар, – дип йомгак ясый соңгы ясаган рейдларга ТР Экология министрлыгының Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Фәридә Хәмидуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International