ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Язгы-җәйге чорда шәһәрдә 12 күп катлы йортта комплекслы ремонт эшләре алып барылачак. Шулай ук 2 йортта лифтны алмаштыру, тагын 1 йортта лифт һәм түбәне ремонтлау күздә тотыла.

28
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
Республикада дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы популярлаша. Аңа 185 хезмәт һәм сервис кертелгән. Аңа компьютер, яисә мобиль телефон һәм хәтта иҗтимагый инфомат аша кереп, ДАИ штрафларын, торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләргә була.
Язгы-җәйге чорда янгыннар арту сәбәпле ТР Министрлар Кабинеты карары белән 20 апрельдән 15 майга кадәр республикада янгынга каршы режим кертелә. Әлеге документ урманнарга керүне тыймаса да, чикләүләр кертә.
Яшел Үзәнгә тагын сусызлык яный. Кайнар сусызлык. Бу турыда бүген җитәкчеләрнең эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә ЖКХ департаменты Олег Анисимов белдерде.

25
апрель, 2014 ел
җомга
18 апрельдә шәһәрнең спорт көрәше мәктәбендә 12 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган грек-рим көрәше буенча турнир булып узды.
Эчке эшләр бүлегендә 2014 елның 3 аена йомгак ясалып, 472 җинаять теркәлүе билгеләнгән. Бу чорда юлбасарлык, ялганлау, икътисадый юнәлештәге җинаятьләр кимегән.
Яшел Үзәннең “Рябинушка” балалар бакчасы Сакт-Петербургта үткәрелгән “Киләчәккә караш” мәктәпкәчә тәрбия бөтенроссия форумында катнашты. Аның кысаларында “Россиянең иң яхшы 100 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе” бәйгесе дә үтте.
Яшел Үзән шәһәренең Мирный бистәсендәге автовокзал халыкка күрсәтә торган хезмәтләр исемлеген киңәйтте.

24
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның 25 апрелендә 14 сәгатьтә Чернобыль АЭСындагы катастрофаның 28 еллыгына багышланган митинг Мирный микрорайонында сәнәгать мәктәбе янында була.

23
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Яшел Үзән телевидениесенең татар телендә “Ачыктан-ачык сөйләшү” дигән тапшыруы эфирга чыга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International