ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2022 ел
шимбә

2022 елның 11 һәм 12 сентябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һавада һәм туфракта урыны белән 1 гр кадәр кырау көтелә.


9
сентябрь, 2022 ел
җомга

Башкала урамындагы 27 нче йортның фасадындагы рәсемне «Формарт-2022» фестиваленең финалисты Даниил Сергеев шәһәрнең 90 еллыгына бүләк итеп ясаган. 

2022 елның 10 сентябрендә Татарстан Республикасы территориясендә кырау төшү турында. Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төнлә һәм иртән 1 гр.га кадәр һавада һәм туфракта кырау төшүе көтелә.

Шәһәрнең байлыгы - аның кешеләре: хезмәт сөючән, талантлы, ярдәмчел кешеләр. Без бергә тарих язабыз, көн саен Зеленодольск һәм Татарстан Республикасы файдасына хезмәт итәбез! Шәһәребезнең һәр туган көнен данлы вакыйгалар һәм якты казанышлар белән билгеләп үтсәк иде!

Бәйрәм белән, дусларым!

 

Шәһәр тыгыз урман урынында үсеп чыга. Шуңа да, яшь Зеленодольскиның төп дошманы – янгыннар була. 1932 елда аларның саны 22 җиткән. Шәһәрнең мәйданы 15,5 кв.км (бүген ул ике тапкыр күбрәк). Халык саны-17636.

Автоматлаштырылган гадиләштерелгән салым салу системасы (AГССС) - махсус салым режимы, анда отчет бирү тулысынча бетерелә һәм салымнар автоматик рәвештә исәпләнә.

Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсенең Зеленодольск территориаль бүлеге кулланучылар хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауның актуаль мәсьәләләре буенча халыкка консультация бирүне дәвам итә. 

«Татарстан Республикасы торак коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге иҗтимагый контроль региональ үзәге» Ассоциациясе «Татарстан Республикасы кулланучылары өчен каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфаты» темасына халык арасында сораштырулар үткәрә.

Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәренең «Татарстан Республикасы РТПЦ» филиалы хәбәр итә. 2022 елның 27 нче сентябреннән 20 нче октябрь вакыт аралыгында 11:33 тән 12:42 гә кадәр, кояш интерференциясе белән бәйле рәвештә (спутник кабул итү станцияләренең антенналарына кояш йогынтысы тәэсирендә) Татарстан Республикасы территориясендә циффрлы эфир телевидениесе челтәренең кыска вакытлы начараюы ихтимал.

Тынычлык микрорайонында төзелеп килүче Әл-Ангам мәчетендә бүген үзәк гөмбәзгә ай куйдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International