«Мин татарча сөйләшәм!» акциясе елдан – ел киңрәк колач алып бара, минемчә. Чөнки географиясе дә киңәя, эшләү алымнары да камилләшә, халык та бу эшнең кирәклегенә, мәгънәсенә төшенә башлады кебек.
Татарстан хөкүмәте республикада урманнарда чыккан янгыннар куркыныч тудыручы торак пунктлар исемлеген раслады.
Яшел Үзәннең җәмәгать тәртибен саклау пункты хезмәткәрләре Төзелеш проспектында стеналарга белдерүләр ябыштырып йөрүчеләрне тоткарлаган.
"Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты" компаниясе «Метро ЭКСПО-2016» күргәзмәсендә катнашты
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында «Метро ЭКСПО-2016» күргәзмәсендә булды.
2016 елның 12 апрелендә 15тән алып 17 сәгатькә кадәр “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Яшел Үзән җирле бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Юрий Камалтынов халыкны кабул итә.
Бу операция барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларда балалар иминлегенә кагылышлы таләпләрнең үтәлешен тикшерә. Монда автомобиль йөртүчеләр генә түгел, ә балаларның үзләренең дә кагыйдә үтәве игътибар үзәгендә булачак. Әгәр дә балалар үзләре кагыйдә бозса, бу хакта укучының мәктәбенә хәбәр ителәчәк.
Бу көннәрдә район һәм шәһәр мәктәпләре төрле конференция һәм укулардан, фәнни-чаралардан тынып тормый. Яз – аеруча мондый очрашуларга бай ел фасылы. Бу көннәрдә 3нче гимназия дә дәрәҗәле кунаклар кабул итте.
Казан фирмаларының берсендә юрисконсульт булып эшләүче 27 яшьлек яшел үзәнлегә банк картасының блокировкалануы турында СМС-хәбәр килә. Кыз бу хәбәргә ышанып акчасын югалта.
Норлат авылы активистлары Интернет челтәрендә үз авылларының төркемен булдырды.
Яшел Үзән тикшерүчеләре ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының баш тикшерү идарәсенә банк карталарыннан акча урлаган егетләрне гаепләү эшен тапшырган.