М-7 юлының 755нче чакрымында Ставрополь крае номеры белән «ГАЗ-322132» автомобилен туктатканнар. Машинаны тикшергәндә анда алкольле эчемлек салынган 50шәр литрлы – 2, 30ар литрлы 12 пластик шешә табылган. Аларның маркировкасы булмаган.
“Җәүһәр” халык фольклор ансамбленең иң нәни группасы Республика буенча инде 4нче тапкыр уздырылып килгән “Моңлы тамчы” фестивалендә булып кайтты. Быел ул Тукай районында узды.
Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда 15-18 яшьлек яшүсмерләр арасында татар-башкорт спорты көрәше буенча Россия беренчелеге үтте. Ярышка илнең төрле төбәкләреннән – Башкортстаннан, Чувашия, Мордовия, Марий-Элдан, Ульяновск, Хатны-Мансийск, Кырым, Караваево-Черкеск, Чиләбе, Оренбург өлкәләреннән яшь көрәшчеләр килде.
ТР Президенты кулы астында узучы, XVI “Созвездие-Йолдызлык” республика телевизион эстрада сәнгате яшьләр фестивале Яшел Үзәнгә дә килеп җитте. Татарстанның мәдәният брендына әверелеп баручы, төп балалар фестиваленең республика районнарында сайлап алу турлары ахырына якынлаша.
Чисталык ике айлыгы башланыр алдыннан Яшел Үзән районында ТР экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Абделганиев булып китте.
Шушы көннәрдә Татар Танае авылы халкы зур дулкынлану хисләре белән яшәде. Авылдашлары, язучы Афзал Шамовның тууына 115 ел тулуга багышланган «Танаемда – гади бер авылда, Шамов дигән язучы туган...» дип исемләнгән кичәгә авыл мәдәният йортына кечесе дә, олысы да җыелды.
Һәрбер олы кеше хәзерге көненә балачакны узып килә. Балачак – безнең алдагы тормышыбызны билгеләүче барлык башлангычларның башы булып тора. Ата-ана нарасыен балалар бакчасына китерә. Ә анда тәрбияче сабыйның иң якын дустына, киңәшчесенә әверелә.
Елдагыча шәһәребезнең 10нчы гимназиясендә «Тел гыйлеме һәм әхлакый-эстетик кыйммәтләр формалаштыруда гуманистик традицияләрнең әһәмияте» дигән темага яшьләрнең Каюм Насыйри исемендәге XIV халыкара фәнни-тикшеренү конференциясе булып узды.
Лицеебызда татар теле һәм әдәбиятын укытуга, башка фәннәр белән беррәттән, зур урын бирелә. Без, укытучылар, телне дәрестә өйрәтү белән генә чикләнеп калмыйча, уку-укытуда төрле алымнарны да кулланабыз.
Горький исемендәге Яшел Үзән заводына су төбен тирәнәйтүче судноларын төзергә заказ биреләчәк.