ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2016 ел
җомга

Кичә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Махсус дәүләт стипендиясе стипендиатлары, федераль, округ яшьләр форумнарында катнашучылар, балалар һәм яшьләр оешмалары активы белән очрашты. Шулай ук очрашуда миңа да катнашу бәхете елмайды. Очрашу Лаеш районында «Волга»  яшьләр үзәгендә узды.

Яшел Үзән механика көллияте һәм икътисад, идарә һәм хокук институты филиалының 40тан артык укучысы “Студентлар десанты” Бөтенроссия акциясе кысасында  полиция хезмәткәрләренең эше белән якыннан танышты.

Татарстанда, башка регионнардагы кебек үк, телефон ялганчылары күбәйде. Аферистлар хәзер югалган әйберне таптык дип кешеләрне алдый башлаганнар.

Яшел Үзән үзәк дәваханәсенең эпидемиология бүлеге мөдире Юлия Нестерова сүзләренә караганда, узган атнада безнең районда грипп диагнозы ачыкланмаган. ОРВИ белән авыручылар да эпедимик чиктән артмаган.

6 февральдә Урысбага мәктәбендә авылдашлары Әгъзәм Хәялиев истәлегенә оештырылучы милли көрәш буенча ачык турнир була.

Төп геройлары пионерлар булган “Приключения Электроника”, “Добро пожаловать, или Посторонним вход воспрещен” кебек   совет фильмнарын хәтерлисезме?  Бу кино геройлары үзләренең акыллы, энергияле булулары һәм муеннарындагы кызыл галстуклары белән  башкалардан аерылып торалар иде.


23
гыйнвар, 2016 ел
шимбә

Җәен Кырымга ял итәргә барырга тәкъдим итүче туроператорларга бәя инде 15-20%ка арткан, сезон башына бу үсеш 30% булырга мөмкин, дип яза “Коммерсант”.

Хөкүмәт ташламалы торак ипотекасы буенча  процент ставкаларын субсидияләштерүне  дәвам итәргә җыенмый.  Бу турыда журналистларга  РФ финанс министры урынбасары  Алексей Моисеев белдерде.  Шулай булса да хөкүмәт девелопер секторына ярдәм  итүнең  башка чараларын  эзли. Министрлар Кабинеты 2015 елда  беренчел торак сатып алганда  ипотека кредитлары буенча процентларны субсидияләштерү өчен Россия банкларына 20 миллиард  сум  бүлеп бирүне планлаштырган иде. Бу  еллык ставкаларның 12 проценттан арттырмау  өчен эшләнде.

Проблема бармы? Әгәр дә бар икән, аны 112 һәм 05 номерларына шалтыратып хәл итеп була. Әмма дә ләкин Яшел Үзәннең әлеге хезмәтләре беренче ел гына эшләмәсә дә, шәһәр халкы аларны бутый, иң гади - идарәдә урнашкан кайнар линиягә, Халык контроле яисә массакүләм матбугат чараларына шалтырату юлын сайлыйлар.

Мәскәү - Казан югары тизлекле магистрален файдалануга тапшыруны 2021 елга күчерделәр, дип хәбәр итә "Rambler News Servic". 2021 елның февраленә инфраструктурага милек хокукын теркәү ниятләнгән. Төзелеш 2020 елның июнь аенда тәмамланырга тиеш, ә файдалануга тапшыруга рөхсәтне 2020 елның декабрендә алырга планлаштырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International