Хөкүмәт ташламалы торак ипотекасы буенча процент ставкаларын субсидияләштерүне дәвам итәргә җыенмый. Бу турыда журналистларга РФ финанс министры урынбасары Алексей Моисеев белдерде. Шулай булса да хөкүмәт девелопер секторына ярдәм итүнең башка чараларын эзли. Министрлар Кабинеты 2015 елда беренчел торак сатып алганда ипотека кредитлары буенча процентларны субсидияләштерү өчен Россия банкларына 20 миллиард сум бүлеп бирүне планлаштырган иде. Бу еллык ставкаларның 12 проценттан арттырмау өчен эшләнде.
Проблема бармы? Әгәр дә бар икән, аны 112 һәм 05 номерларына шалтыратып хәл итеп була. Әмма дә ләкин Яшел Үзәннең әлеге хезмәтләре беренче ел гына эшләмәсә дә, шәһәр халкы аларны бутый, иң гади - идарәдә урнашкан кайнар линиягә, Халык контроле яисә массакүләм матбугат чараларына шалтырату юлын сайлыйлар.
Мәскәү - Казан югары тизлекле магистрален файдалануга тапшыруны 2021 елга күчерделәр, дип хәбәр итә "Rambler News Servic". 2021 елның февраленә инфраструктурага милек хокукын теркәү ниятләнгән. Төзелеш 2020 елның июнь аенда тәмамланырга тиеш, ә файдалануга тапшыруга рөхсәтне 2020 елның декабрендә алырга планлаштырыла.
Россиядә бүген авыручыларның 42 проценты дуңгыз гриппы вирусына А(H1N1) туры килә. Россия Роспотребнадзоры мәгълүматларына караганда, дуңгыз гриппы вирусы бик авыр уза, риск группасында торган кешеләрне нык зарарлый, өзлегүләргә китерә.
Татарстан Республикасының Юстиция министырлыгы һәм “Россия юристлар ассоциациясе” гомумроссия иҗтимагый оешмасы агымдагы елның 28 нче гыйнварында, халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне оештыра.
Үзебездә җитештерелгән озак вакыт кулланыла торган товарлар сатып алу өчен халыкка ташламалы шартларда кредит бирелә башларга мөмкин. Россия Дәүләт Думасы югарылыгында шул мәсьәлә карала.
Яшел Үзән муниципаль районында 2015 елның 11 аенда исерек килеш 458 җинаять кылына (былтыр – 404). Исерекләр иң көтелмәгән адымга баралар, каты җинаятьләр кыла: 4 җинаятьнең 3се үтерү,
5 көчләүнең 4се сәламәтлеккә авыр зыян салу була.
Белгәнегезчә, полиция полковнигы Айрат Ханбиков Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе итеп ике ай элек билгеләнгән иде.
Җитәкче, иң беренче чиратта, 2015 елда эчке эшләр бүлеге эшенә йомгак ясады.
Яшел Үзән халкының урамда тынычлыгын хокук сакчылары белән беррәттән халык дружинасы вәкилләре дә саклый. Бүгенге көндә реестрга 10 предприятие һәм оешма дружиналары кертелгән. Болар – Горький заводы, җылылык челтәре предприятиесе, икмәк комбинаты, “ЗеленодольскВодоканал” оешмасы, Яшел Үзән РУЭсы, “Ак Барс” МТК ширкәтенең 2нче филиалы, Серго исемендәге завод, колхоз базары, сөт комбинаты, Яшел үзән проект-конструкторлык бюросы җәмгыяте дружиналары. Шулай ук пүзәк почта, “Зеленодольскгаз” , “Жилкомплекс” оешмаларында, “Междуречье” комбинатында оештырылган дружиналар.
Лениногорскида килеп чыккан янгында 5 бала һәм аларның әниләре һәлак булган