Узган ел заводта станок участоклары яңадан җиһазландырыла башлаган иде. ЧПУлы фрезер станогы сатып алынды, участок логистикасы җайга салынды.
2016 елның 1 гыйнварыннан РФ Пенсия фонды идарәсенең ТР Яшел Үзән шәһәре, Яшел Үзән һәм Югары Ослан районнары буенча җитәкче итеп, моңа кадәр Казан шәһәре Совет районы Пенсия фондының җитәкче урынбасары вазыйфаларын башкарган, Сабурский Алексей Вячеславович билгеләнде.
Хөрмәтле замандаш!
Сезне, милләтегез, динегез, гражданлыгыгыз, вазифагыз нинди булуга карамастан, Каюм Насыйриның кече ватаны – Татарстан Республикасы Яшел Үзән районының Кече Шырдан авылын торгызу буенча хәйрия проектында катнашырга чакырабыз.
Россиядә грипп белән авыручыларның сезонлы артуы башланды.
Бу хакта Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәте җитәкчесе, РФ баш дәүләт санитар табибы Анна Попова җиткергән.
Беренче җыеннар 14 гыйнварда була.
Олы Яке авылында авылдашлар проблемалары белән район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев, Норлаттагы проблемалар белән – район башлыгы Александр Тыгин, ә Түбән Урысбага авылында чыккан мәсьәләләрнең торышы белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнар Гафиятуллин танышачак.
Узып киткән ел ахырында газета сайтында фотоконкурс игълан иткән идек. Игътибар иткәнсездер, фотоконкурска шактый күп фотолар килде. Һәм аларның барысы да , безгә калса, беренче урынга лаек.
Озакламый Татарстан Республикасында “Снегоход-2016” операциясе башлана. Ул күзәтчелек һәм хокук саклау органнары белән берлектә уздырыла.
Апаста милли көрәш буенча район башлыгы Кубогына 9 январьда үткән ачык турнирда дүрт районнан 125 яшь көрәшче катнашты. Командалар беренчелегендә Апас, Яшел Үзән һәм Чүпрәле районнары призлы урыннарда. Буалылар-дүртенче. Ярышларны күрергә һәм келәмдә гаделлек сакларга дип Казаннан Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле Равил Хәйруллин, халыкара спорт судьясы Рәфкать Җәләев, республика категорияле спорт судьясы Атлас Гафиятов чакырылган иде.
Ике елга сузылган ремонттан соң ишекләрен ачкан 1нче поликлиниканы хәзер танырлык түгел. Түбәсеннән алып фасадына кадәр үзгәртелгән бу медицина учреждениесендә хәзер җиһазлары да өр-яңадан. Алай гына да түгел, аның хәтта планировкасы да хәзер үзгәртелгән.
РФ транспорт министры Максим Соколов кичә Зөя (Свияжск) төбәкара мультимодаль логистика үзәгендә булды. Искәртеп узабыз: “Зөя төбәкара мультимодаль логистика үзәген булдыру” проектын гамәлгә ашыруның беренче этабы төгәлләнүе турында “Транспорт атналыгы-2015” барышында 3 декабрьдә игълан ителгән иде.