ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2013 ел
чәршәмбе
Зеленодольск районы игенчеләре бөртеклеләр мәйданының 88  процентын җыеп алды.

27
август, 2013 ел
сишәмбе

Бүген Горький исемендәге мәдәни үзәктә  шәһәр һәм район укытучыларының традицион август киңәшмәсе булды.

Зеленодольск районының Васильево бистәсе үзенең 320 еллыгын һәм шәһәр тибындагы бистә статусы алуның 85 еллыгын бәйрәм итте. Бәйрәмгә ул Геральдика  советы әгъзаларыннан герб кабул итеп алды.

 


26
август, 2013 ел
дүшәмбе
Горький исемендәге мәдәният саренда медицина хезмәткәрләре һәм ветераннары өчен тантаналы чара булды.
 Зеленодольск районында  тагын бер күп функцияле  үзәк  барлыкка киләчәк.
Олы Карагуҗа авыл җирлегенә караган Чүрчиле  авылына  күптән көтелгән бишенче категорияле юл салына башлады.

24
август, 2013 ел
шимбә
Яңа уку елына әзер! Атна дәвамында район һәм шәһәр мәктәпләрендә ведомстводан тыш кабул итү комиссияләре эшләде. Мәгариф идарәсе белгечләре хакимият, МЧС, полиция һәм кулланучылар күзәтчелеге идарәләре вәкилләре белән берлектә мәгариф  учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерде.
Зеленодольск районында октябрь урталарында 6 заманча спорт мәйданчыклары куелачак. Аларны куюга акчаны република зеленодоллыларның "Казан-Арена" стадионы төзелешендә актив эшләгәне өчен бонус буларак бүлеп бирде.

23
август, 2013 ел
җомга
Зеленодольск муниципаль районының, Зеленодольск шәһәренең, Васильево, Осиново, Раифа, Норлат, Октябрьский, Әйшә авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналарында наркотикларның законсыз кулланылышы фактлары турында гражданнар мөрәҗәгатьләрен җыю өчен "ышаныч телефоннары " эшли башлады. 
Бүген Зеленодольскида " Мин чиста пляж өчен" бөтенроссия экология акциясенең икенче этабы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International