Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Яшел Үзән мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды. Шәһәрнең "Җәмиг" мәчетендә Камил хәзрәт Яшел Үзән, Югары Ослан, Балык Бистәсе, Биектау, Лаеш һәм Питрәч районы имамнары белән очрашты.
2017 елның 12 апрелендә 10 сәгатьтә Горький исемендәге мәдәни үзәктә “Грамоталы кулланучы мәктәбе” проекты кысаларында укулар була.
1 апрельдә Васильеводагы 2нче яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Марсель Гайнетдинов каратэ буенча Европа кубогын отты.
Сәнгать дөньясында кайнап яшәүчеләр язга кергәч аерым бер дулкынлану хисе белән яна башлый. Чөнки язлар белән яраткан фестивалебез «Йолдызлык»та килә. Быел «Созвездие-Йолдызлык» республика телевизион эстрада сәнгате фестивале 17нче тапкыр уза. Яшел Үзәннең Горький исемендәге мәдәни үзәгендә ике көн барган зона турында 200дән артык коллектив, меңләгән бала катнашты.
27 мартта РФ милли гвардия гаскәрләренең федераль хезмәте оешу көне уңаеннан югары оператив-хезмәт эшчәнлеге өчен Яшел Үзән районы ведомстводан тыш сак хезмәте бүлеге начальнигы Гомәр Габбаз улы Миңнуллин РФ милли гвардия гаскәрләренең Идел буе округы Командующие А. Порядин грамотасы белән бүләкләнде.
Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитетның вазифадагы заты эшмәкәрлек субъектларына муниципаль хезмәтләр күрсәткәндә закон бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган.
ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы республикабызда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр арасында дәүләт ярдәме турында сораштыру үткәрә.
Алар өчен календарьда кызыл дата юк. Көнне-төнгә ялгап эшләгән хезмәтләре өстәлебездә бай ризык булып ята. Сүзем авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре хакында. Табигатьнең язга кереп барган бер матур көнендә районыбызның кыр батырлары, алдынгы яшелчә үстерүчеләр, сөт, ит җитештерүчеләр һәм аларны эшкәртү тармагында көч куючылар зур бәйрәмгә җыелды.
Яшел Үзәндә инде менә ничәнче ай кулда акча йөртүне киметү буенча проект эшләп килә. Шушы чор эчендә ул, чыннан да, ике тапкыр кимеде. Бу турыда МФТИ студентларына лекция укыганда Саклык банкы башлыгы Герман Греф җиткерде.
Медицина ярдәме таләп ителгән гадәттән тыш хәлләр көн саен чыга. Кайвакыт кеше гомерен минутлар хәл итә. Махсус хезмәтләрнең вакытында килүе мөһим фактор булып тора.