ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2013 ел
җомга
Җомга көнне районыбызда Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә мәртәбәле чара үткәрелде. Авыл җирендә кече эшмәкәрлекне үстерү мәсьәләләренә багышланган бу җыенда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Идел буе зонасы районнары вәкилләре катнашты.
Яшел Үзән муниципаль район Советының утыз җиденче сессиясендә 13 мәсьәлә тикшерелде.
Авылда уңганнар ишле була анысы. Эшеңнең әҗере булмаса, рәтле тормыш корып та булмый бит анда. Әмма уңганнарны уздыручылар да табыла. Юынчыда Фәһимә Сибгатуллина, барысын шаккатырып, гөрләтеп яшәп ята.

16
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
Яшел Үзәндә эшләүче яшьләрнең беренче республика иҗат фестиваленең гала-концерты булып узды. Татарстан предприятиеләренең яшь эшче-хезмәткәрләре әлеге фестивальгә бик озак әзерләнде.

9
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген, Ватан геройлары көнендә Яшел Үзәннең Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасы булды.

5
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Торак йортларны капиталь ремонтлау, уңайлы мохит, ишегалларын төзекләндерү – болар интернет аша ТРның «Халык контроле» дәүләт информация системасына кергән төп сораулар.
ТРның эчке эшләр министры – полиция генерал-майоры Артем Хохорин белән ТРда кеше хокуклары буенча уполномоченные Сәрия Сабурская хакимият бинасында халыкны кабул итте. Кабул итүгә Яшел Үзәннән, Казаннан, Васильево һәм Әйшәдән 11 кеше язылган иде.

2
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
Балалар бакчасына балаңны йөрткән өчен түләүләр арту темасы көн кадагыннан төшми, биг­рәк тә уртача хезмәт хакы белән әллә ни мактана алмаган Яшел Үзәндә. Массакүләм мәгълүмат чараларында да яшь әти-әниләрнең ризасызлыгы турында да әледән-әле язмалар күренеп тора. Моны аңлату эше җитмәүдән дип аңлатырга тырышалар. Югыйсә бу турыда бик күп язылды.
Хакимият башлыгы янына килеп тә кабинетына керә алмаган инвалид-колясочник янына югары каттан башлык, үзе төшеп, хәлен белешкән.
Балаларны мәктәптән соң шөгыльләндерү, аларга өстәмә белем бирү, иҗади сәләтләрен үстерү мөһим тәрбия чарасы булып тора. Шәһәрнең балалар иҗаты үзәге үз эшчәнлеген шул юнәлештә алып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International