ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2014 ел
җомга
Бәчек авылында Гөлнара белән Хәйдәр Сибгатуллиннар – хөрмәтле гаилә. Бер генә авыл чарасы да алар катнашыннан башка узмый.
2014 елның 1 гыйнварыннан РФ Хөкүмәте мәктәп автобусларына таләпләрне тагын да кырысландырды, дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.
Бу Яңа ел төп бәйрәм урынын үзгәртү белән дә истә калыр, – дип сүзен башлады муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Егоров узган бәйрәмнәргә йомгак ясаганда. – «Авангард» стадионы мәйданын сайлап, ялгышмадык, дип уйлыйм.

13
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе
Республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә саллы өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен "Майский" теплица комбинаты җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Ганиев Илшат Газыйм улына Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт белдерде.
Күптән түгел балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә яшүсмер кызлар һәм егетләр арасында дзюдо буенча ачык турнир булып узды.

31
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
Татар Танае урта мәктәбе шимбә көнне гөрләп торды. Уку йорты һәрвакыт шулай җанланып тора инде дисәгез дә, декабрьнең 21е күпләрнең исендә калырдай вакыйгалы көн булды. Мәктәпнең спорт залында барлыгы 65 яшь көрәшче җиңү яуларга ашкынып бил алышты бит ул көнне.
Россиянең Эльбрус таулары башында, Байкал күле төбендә һәм хәтта космоста булган олимпиада уты 30 декабрьдә, ниһаять, Зөя утрау–каласына килеп җитте. Әлеге бәйрәмдә яшел үзәнлеләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
Хөрмәтле яшел үзәнлеләр, шәһәребез кунаклары!

27
декабрь, 2013 ел
җомга
Быел Яңа елга багышланган бәйрәм программасы аеруча бай. Яңа ел кичендә бәйрәм чаралары ике урында – «Авангард» стадионында һәм Мирныйдагы 9нчы лицей янындагы чыршы янында булачак. Мирныйда бәйрәм тамашалары, кичке сәгать 7дә башланып, сәгать 10га кадәр дәвам итәчәк.

24
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
Яшел Үзән мәдрәсәсендә Гашура көнен билгеләп уздылар. Быел да әлеге чарага шәһәр мәктәпләрендә укучы балалар җыелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International