Бүген ТР Президенты Рөтәм Миңнеханов Зеленодольскида капиталь ремонт ясалган “Родина” мәдәният сараен тантаналы ачуда катнашты.
Шәһәр төзелешенә багышланган киңәшмәдә “Авангард” стадионы янындагы мәйданны төзекләндерү турындагы мәсьәләне тикшерделәр.
Ике айлык тәнәфестән соң фатирларга кайнар су бирелү көннең төп яңалыгы булды. Бер караганда бу тема актуальлеген югалтты да кебек. Әмма ни өчен кайнар суның вакытында бирелмәве “кайнар” тема булып кала бирә.
2013 елның 25 мартыннан 29 сентябренә кадәр “Россия-1” телеканалы һәм рус география җәмгыяте “Россия10” мультимедияле конкурс игълан итте. Проект максаты – Халыкның тавыш бирүе юлы белән Россиянең 10 яңа символын ачыклау. Бәйгедә табигать, архитектура һәм мәдәният һәйкәлләре катнаша.