ЯҢАЛЫКЛАР


22
июль, 2013 ел
дүшәмбе


Тиздән яшь зеленодоллылар сәламәтләндерү лагерьларында уңайлы шартларда ел әйләнәсе ял итә башларга мөмкин. Муса Җәлил исемендәге һәм “Чайка”лагерьларын заманча итеп төзекләндерәчәкләр. Моның өчен 300 миллион сум акча таләп ителә. 


20
июль, 2013 ел
шимбә
Зеленодоллылар өчен бәйрәм 27 июльдә шәһәр күлендә үтә. 15тән 16 сәгатькә кадәр Нептун  белән сәхнәләштерелгән күренеш, балалар өчен концерт, викториналар, асфальтка рәсем ясау конкурсы.  

19
июль, 2013 ел
җомга
2013  елның 22 июлендә  Горький исемендәге мәдәният сараенда узачак киңәшмәдә түбәндәге мәсьәләләр каралачак;
Зеленодольск районы Норлат авылында яңа балалар бакчасы ачылачак. Ул башлангыч мәктәпнең беренче катында урнашачак.

18
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Россия Премьер-министры Дмитрий  Медведев һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зөя утравында булды. Алар үзләре тирәсендә барган хәлне актив фотога төшерде һәм үзләренең микроблогына куйды.
Сергей Нарышкин хатыны белән Раифа ирләр монастыренда булды. РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисенең Казандагы визиты кысаларында соңгы барган җире булды. Аларны ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин озатып йөрде.

17
июль, 2013 ел
чәршәмбе

“Мирный” микрорайонында юллар ремонтлана башлады. Планда – Бакый Урманче һәм Сәйдәшев  урамнарындагы асфальтны яңарту. Төзүчеләр эшне башлады инде. 


16
июль, 2013 ел
сишәмбе
2013 елның 13 маенда янгын нәтиҗәсендә “Яңа Тура” технополисының беренче павильоны юкка чыкты. Бүгенге көндә монда вакытлыча сату мәйданы оештырылган.

Зеленодол муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин  шәһәр хуҗалыгын норматив хәлдә тоту һәм шәһәр тулай торакларын ремонтлауга багышланган киңәшмә уздырды.


15
июль, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Республика “Яңарыш” фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев һәм Россия Федерациясенең Куркынычсызлык Советы секретаре Николай Патрушев Зөя утрау-шәһәрендә булдылар.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International